ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 16 августыннан 19 августына кадәр Чаллы дәүләт курчак театры коллективы «Карусель сказок» V Халыкара курчак театрлары фестивалендә һәм IX Халыкара белем бирү театр-форумында (аерым тамашачылар өчен «Безгә бертөрле булырга мәҗбүри түгел) Чебоксар шәһәрендә (Чуваш Республикасы) катнашты. Чаралар өч төп темага багышланган иде: бөек рус шагыйре һәм прозаик А.С. Пушкинның тууына 225 ел, Ленинград блокадасын төшерүгә 80 ел тулу һәм Чебоксар шәһәренең 555 еллыгы.

2024 елның 20 августында Татарстан Республикасы мәдәният министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм министрлык аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Рәисе идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча вәкиле, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет һәм бәйсез экспертлар катнашында мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе утырышы булды.

24-25 августта “Россия - Минем тарих” тарихи паркында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган тематик чара узачак. Ял көннәрендә килүчеләрне квестлар, тематик экскурсияләр, иҗади мастер-класслар һәм иң кечкенәләр өчен лекцияләр көтә.


19
август, 2024 ел
дүшәмбе

20 августта Каюм Насыйри музеенда күренекле татар мәгърифәтчесе, галим-энциклопедист, педагог Каюм Насыйри истәлеге көне узачак.

24 август Казан Мэриясе бинасы балконнарында (Кремль ур., 3 йорт) «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы үтәчәк. Бер кичкә шәһәр администрациясе балконнары театр сәхнәсенә әвереләчәк.

Чара 20.30 сәгатьтә Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры чыгышыннан башланып китәчәк.

20 августтан 22 августка кадәр Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак.

Мәскәүдә Татарстан Мәдәният көннәре кысаларында 20 августта Татарстан киносы көне узачак.

20 августтан 22 августка кадәр Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак.

Мәскәүдә 2024 елның 21 августында халык костюмы коллекционеры һәм реконструкторы Гөлшат Нугайбeкованың «Татар бизәлеше» лекциясе узачак.

2024 елның 24 августында Казан шәһәренең Кабан күле буенда «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте фестивале була.

Кама Тамагы районының Красновидово авылында Яблочный Спас музей-фольклор бәйрәме билгеләп үтелде, ул үзендә мәдәни программаны (мастер-класслар, театр куелышлары, ярминкәләр һ.б.) һәм православие традицияләрен берләштерде. Бәйрәмдә гадәттәгечә ТР эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментның милли сәясәтен гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская һәм башкалар актив катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International