ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бурятиянең Милли музеенда Татарстан Милли музее белән берлектә балалар патриотик проекты - “7 тарих” музейара практикасы тәкъдим ителде.

Бүген, Шәриф Камалның туган көнендә, Татар әдәбияты тарихы музеенда язучының мемориаль фатирында - Татарстан Республикасы Милли музее филиалы белән берлектә бишенче Әдәби премия тапшырылды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин бүләкләде.

М.Җәлил исемендәге татар академия дәүләт театры 2024/2025 сезонда «Театр - яшь» махсус проектын уздыруны дәвам итә, аның кысаларында тамашачылар, шул исәптән 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге «Пушкин картасы» тотучылар опера һәм балет спектакльләренең ачык репетицияләренә йөри алачак.

30 мартта 17:00 сәгатьтә Ярославль академия губернатор симфоник оркестры Татарстан Республикасының атказанган артисты Василий Вәлитов җитәкчелегендә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында (Казан) чыгыш ясаячак. Бу мәдәни вакыйга танылган коллектив өчен билгеле юбилей сезонында (80 яшь) узачак.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына Казан циркы яңа программаны - 1945 елның 9 маенда онытылмаслык бәйрәм атмосферасы тудырган «Гаҗәеп тарих» цирк новелласын тәкъдим итте.


26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Пушкин картасы” программасы кысаларында Иннополис лицеенда һәм Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесында чыгыш ясады. “Өйгә Җиңү белән” дип аталган концерт программасында сугыш чоры җырларын һәм биюләрне милли төсмер белән кушып тәкъдим итте алар.


25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Идел буе федераль округы төбәкләрендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VI сезонындагы афишалар һәм плакатлар конкурсының заявка кампаниясе тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, фестиваль РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында уза.

1 мартта Казанда славян мәдәниятенең «Киң Масленица - 2025» республика бәйрәме узачак. Ватанны саклаучылар елында Идел буеның барлык халыклары бәйрәмдә катнашучыларны иҗади төрлелеге һәм осталыгы белән сөендерәчәк.

27 февраль – 2 март көннәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры “Диләфрүзгә дүрт кияү”(12+) дип исемләнгән спектакле белән Екатеринбург шәһәренә һәм Свердловск өлкәсенә гастрольләр белән китә.


24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йорты каршындагы мәйданчыкта Курск юнәлешендә хәрби бурычларны үтәүче "Төньяк" гаскәрләре төркеменең десант-штурм бүлекчәсеннән ВАЗ 2121 4×4 "Нива" автомобилен тапшырган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International