28 майда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында сирәк коллекцияләр галереясында «Татарстан Республикасы Милли музее җыентыгында Кытай коллекцияләре»күргәзмәсе ачыла.
Тел-халыклар һәм цивилизацияләр арасындагы тере күпер, ул безнең тарихи хәтеребезне саклый һәм диалог өчен яңа офыклар ача.
Кадерле Татарстанлылар, дуслар һәм ватандашлар! Сезне чын күңелдән Славян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлыйм.Бу бәйрәм заманнарның какшамас бәйләнешен, ата — бабаларның зирәклеген һәм халыкларның рухи уртаклыгын символлаштыра.
Бу көнне без Бөек мәгърифәтчеләрне — изге Кирилл һәм Мефодийны хөрмәтлибез, аларның хезмәте соңыннан дөньяга Кирилл әлифбасын бүләк итте. Бу мирас славян дөньясы чикләреннән еракка китте: бүген кириллица, уникаль телләрне һәм мәдәниятләрне үз билгеләре астында берләштереп, төрле халыкларның 48 алфавиты өчен нигез булып, гомумдөнья байлыгына әверелде. Бүген без рус халык бәйрәме "Каравон" ны да билгеләп үтәбез. Аның ритмнарында, җырларында һәм әйлән-бәйлән уйнауларында рус халкының күңеле җанлана, ә күпмилләтле республикабыз мәдәниятләренең бердәмлегендә гармония туа. Гасырлар буена традицияләр, телләр һәм диннәр үрелеп барган Татарстанда без мондый мирасның кыйммәтен аеруча аңлыйбыз.
Республикабыз рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ассызыклаганча: "Безнең көч — тамырларыбызны хөрмәт итүдә һәм бер-беребезне ишетә белүдә. Бары тик шулай гына, телнең күптөрлелеген саклап, без киләчәк буыннарга иң мөһимен — Ватанга мәхәббәтне һәм аның мәдәнияте белән горурлануны җиткерә алачакбыз». Бу сүзләр безнең бәйрәмнәребезнең асылын бик яхшы чагылдыра: Славян язуы һәм мәдәнияте көне Бөек сүз сәләтен искә төшерәме, әллә иҗади хезмәтнең бердәмлеген һәм шатлыгын данлаучы Каравонмы.
Бу көн безне туган телебезгә мәхәббәтне сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга, халыкларыбызның тарихын һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә рухландырсын. Сезнең һәркайсыгызга тынычлык, күңел җылысы, иҗади казанышлар һәм мәдәниятләрнең бөек мозаикасының бер өлеше булуыбызны аңлаудан шатлык телим!
Ихлас ихтирам белән, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова
Театрның әйдәп баручы артистлары элек уйнаган спектакльдә бу юлы мөмкинлекләре чикле балалар катнаша.
17 май 12.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында эшли торган, сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе «Алтын алма» әкияте премьерасын (0+) тәкъдим итә. Автор – Шамил Фәрхетдинов, куелыш җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, режиссер – Салават Хәбибуллин. Спектакль «Во благо вместе» хәйрия фонды ярдәме белән куела.
27 нче май 19.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры зур сәхнәсендә (Татарстан ур.,1) «КАЙТАВАЗ. Илһам Шакиров» дип исемләнгән концерт узачак.
14 майда 19.00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә Татарстан Республикасының атказанган артистлары, Казан яшь тамашачы театрының әйдәп баручы актерлары Павел Густов һәм Алексей Зильбер белән ачык әңгәмә форматында иҗади очрашу узачак.
8 майда Казанда татар шагыйре Фатих Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы кысаларында Татарстан Республикасы Милли музеенда «Фатих Кәрим – шагыйрь һәм сугышчы» күргәзмәсен тәкъдир итәләр.
«Казан Кремле» Музей-тыюлыгы Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чараларны яктыртырга чакыра. Бәйрәм кысаларында без героик үткәннәр турындагы хәтерне берләштерә торган программа әзерләдек.
8 һәм 9 майда В.и. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Цветущий май» патриотик концертының премьерасы була.
13-16 майда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI Халыкара икътисади форумы кысаларында спектакльләр тәкъдим итә.
8 майдан 13 майга кадәр ТР Милли китапханәсендә балалар һәм өлкәннәр өчен тематик чаралар узачак, шулай ук сәнгать һәм китап күргәзмәләре эшләячәк.