Бүген, бөек шагыйрь Рәсүл Гамзатовның туган көнендә, илебез беренче тапкыр Россия халыклары телләре көнен билгеләп үтә.
Россиядә яшәүче төрле халыклар тарафыннан кулланыла торган 270тән артык тел һәм диалект рәсми рәвештә таныла.
Бу датаны ил халыкларының телләрен һәм мәдәни мирасын саклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү, шулай ук милләтара бердәмлекне ныгыту максатыннан гамәлгә куялар.