4 һәм 5 июньдә «Кара күл» паркында узган фестиваль мәйданчыкларында 10 меңнән артык кеше булды, 1-3 һәм 6 июньдә А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узачак чараларда 1500 дән артык кеше катнашты. Алты көн рус мәдәни традицияләрен әдәбиятта, музыкада, сәнгатьтә саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән якты вакыйгаларга бай булды. Фестиваль Рус теле көненә һәм бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышланган. Биредә рус язучыларының, шагыйрьләренең, композиторларының мәдәни мирасы төрле яшьтәге кешеләрне, шәһәрлеләрне һәм Казан кунакларын берләштереп, барлык буыннар өчен уртак мәгънәләр чыганагы булды.
18 июнь көнне 13.00 сәгатьтә «Туган Авылым» милли комплексында Әлфия Авзалованы искә алу көне узачак. 2023 елның 15 гыйнварында аңа 90 яшь тулыр иде.
Казан яшь тамашачы театрында Рус теле көненә һәм бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышланган чаралар сериясе узды.
XIX Россия кече шәһәрләре театрлары фестивалендә зур формадагы иң яхшы спектакль дип Әлмәт татар дәүләт театрының "Жил артыннан йөгерүче/Бегущий за ветром" спектакле танылды.
2022 елда бөтен Россия буйлап Петр I нең 350 еллыгы уңаеннан чаралар уза. Гадәти булмаган проектлар арасында - «Петр корабеллары» күчмә стенд күргәзмәсе. Ел ахырына кадәр ул Петр I чорының суднолар төзелеше һәм флот тарихы белән бәйле Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт итәчәк. Күргәзмә проектының кураторы - Татарстан Республикасы Милли музее.
Россия көнендә, 12 июньдә 12.00 сәгатьтә Казан Кремлендә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең зур бәйрәм концерты була.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рус теле көне һәм А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгате.
Фестивальне оештыручылар - «Талантлы кешеләр» мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә автоном коммерцияле булмаган оешма. «Ак канат» хәйрия проектының максаты — Россиянең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә социаль учреждениеләрендә тәрбияләнүче талантлы балаларны һәм яшүсмерләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллективы, челтәр хезмәттәшлеге, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге әйдәп баручы белгече Юрий Алексеевич Черкасовның әнисе Исмәгыйлева Наилә Исмәгыйль кызы вакытсыз вафат булу сәбәпле, тирән кайгысын уртаклаша.
Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында «Шомбай-fest» IV Халыкара курчак театрлары фестиваленә актив әзерлек бара, аны ачу тантанасы 21 июньдә Казанда узачак.