11 сентябрьдә Казанда “Татарстанның мәдәни башкаласы” республика конкурсы кысаларында Чирмешән районының Мәдәният көне узды.
17 сентябрьдә 16:00 сәгатьтә ТР ГМИИ заманча сәнгать галереясендә (Карл Маркс ур., 57) Виталий Петрович Петровның - Праски Витти исеме белән киң танылган «Бөек шагыйрьләрнең мәхәббәт лирикасы» күргәзмәсе ачыла.
17 сентябрьдә Горький һәм Шаляпин музеенда - Татарстан Республикасы Милли музее филиалында - «Казан театральная» масштаблы күргәзмә проекты ачыла.
«Алтын мөнбәр» ХХ Казан халыкара кинофестивален ябу тантанасында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узган форум җиңүчеләрен игълан иттеләр.
Үткәрү сроклары: 2024 елның 22 апреленнән 2024 елның 1 ноябренә кадәр.
Җиңүчеләр Дәүләт комитетының Telegram-каналында 2024 елның 1 декабренә кадәр ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.
19 сентябрьдә Мәскәү дәүләт консерваториясенең зур залында III «Партитура» Бөтенроссия композиторлар конкурсының финалы узачак.
Тинчурин театрның баш дирижеры һәм оркестрның сәнгать җитәкчесе Ильяс Камал Салават Камал либреттосына иҗат иткән «Урал бөркетләре» операсы «Опера» номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Бәйгенең концерт форматында узачак финалында әлеге әсәр абсолют җиңүче исеме өчен көрәшәчәк.
16 сентябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Илебез академия фәненең XVIII - XI гасырларда Россия дәүләте үсешенә керткән өлеше» Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак. Ул Россия Фәннәр академиясенә нигез салынуның 300 еллыгына һәм Император Казан университеты ачылуның 220 еллыгына багышлана. Ул «Елисаветино-Сергиев мәгърифәтчелек җәмгыяте» хәйрия һәм шәфкатьлелек традицияләрен яңадан торгызуга ярдәм итү фонды белән берлектә оештырыла.
15 сентябрьдә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында Пушкин картасы көне узачак - ул 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге Пушкин картасын тотучылар өчен махсус чаралар программасы. Бу көнне катнашучыларны "Үз күзләреңә ышанма" уен-квесты көтә. «Эрмитаж-Казан» үзәгендә иллюзияләр, «Ныгытма сагында», «Архемафия» экскурсиясе кысаларында Казан Кремле диварларына һәм манараларына күтәрелеш - археологик ачышлар дөньясы белән классик «Мафияне» берләштергән уен, «Авангард. XXI гасырга арбада" һәм башка бик күп нәрсәләр.
13 сентябрьдә Казанда В.И. Ленин ис. Мәдәни-ял итү комплексында Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Мәдәният көне узачак.
12 сентябрьдә “Чулпан” Мәдәни үзәгендә Балтач муниципаль районының Мәдәният көне узачак.