Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры балет труппасы һәм оркестры Кытай Халык Республикасына гастрольгә китә. Коллектив чыгышлары КХРның эре шәһәрләрендә 2025 елның 24 декабреннән 2026 елның 9 гыйнварына кадәр булачак.
Турне кысаларында Кытай халкына театр репертуарының классик спектакльләре – П.и. Чайковскийның «Аккош күле» һәм «Щелкунчик», шулай ук Л. Минкусның «Дон Кихот» спектакльләре күрсәтеләчәк. Спектакльләрдә төп партияләрне театрның әйдәп баручы солистлары – Кристина Захарова, Аманда Гомес, Олег Ивенко, Вагнер Карвальо, Михаил Тимаев, Антон Полодюк һәм башкалар башкарачак. Спектакльләр театрның баш дирижеры Андрей Аниханов җитәкчелегендә узачак.
Гастрольләр Кытайның иң зур шәһәре – 32 милионлы Чунцинда башлана: 24-26 декабрьдә биредә 3 спектакль булачак. Яңа елны театр коллективы Шанхайда каршылаячак – биредә труппа 5 спектакль тәкъдим итәчәк. Балетлар шулай ук Чэнду, Фуян һәм Чжоукоу шәһәрләрендә күрсәтеләчәк.
Сәфәргә 120 гә якын кеше китәчәк – бу балет артистлары, оркестр музыкантлары, техник төркем һәм персонал. Гастрольләр вакытында Казанда и.Штраустың «Летучая мышь» опереттасы (2025 елның 23-26 декабре) һәм «Заколдованный мальчик» балалар балет спектакльләре сериясе (2025 елның 29-30 декабре, 2026 елның 2-6 гыйнвары) күрсәтеләчәк.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры – гастрольләрдә зур тәҗрибәгә ия коллектив. Күп еллар дәвамында театр турнесы Европа илләрендә уза. Бүген театр үзе өчен яңа юнәлешләр эшли һәм ача: 2024 елның декабрендә һәм 2025 елның гыйнварында коллективның гастрольләре тарихта беренче тапкыр Кытай шәһәрләрендә узды.