М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXXVI Халыкара классик балет фестивале тәмамланды, ул 2023 елның 12 маеннан 30 маена кадәр барды.
31 май көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы узачак.
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры беренче мәртәбә инсценировка мәктәбе оештыра. Яшь авторларны татар классик әдәбиятына бүгенге күзлектән яңача КАРАШ ташларга чакырабыз, балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә яңа драматургия әсәрләре булдыруны максат итеп куябыз!
Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча фильм Әтнә, Арча районнарында төшерелә. Район хакимиятләре төшерү эшендә зур ярдәм күрсәтә.
1 нче июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, ТР Милли музее һәм аның филиалларында гадәттәгечә бик матур акция үтәчәк. «Музей – мөмкинлекләр мәйданы» исемле бу чарада Казанның яшь экскурсоводлары музей эшендә үзләренең көчен сынап карыйлар. Чарада катнашучылар арасында Казан шәһәренең төрле мәктәпләре янындагы җәйге лагерьдә ял иткән, музей эшен яратучы мәктәп укучылары.
XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү 1 июньдә тәмамлана. 2023 нче елгы фестиваль Казанда 5-9 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак.
29 май көнне «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча төшерелечәк фильмга кастинг узачак. Картинаның иҗат төркеме төп рольләргә яшь актерлар эзли.
Казан яшь тамашачы театрында балаларны яклау көненә берьюлы берничә чара планлаштырылган.
2023 елның 25 маенда Әлмәт муниципаль районы «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында «Бердәмлектә бәхет» программасын тәкъдир итә.
2023 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында ел саен үткәрелә торган «Каравон» рус халык бәйрәме узачак. Бәйрәмдә халык сәнгать һөнәрләре осталары, халык башкаручылары һәм этнографик ансамбльләр, республика һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 170тән артык коллектив катнаша.