ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Казан яшь тамашачы театры 2 июньнән 4 июньгә кадәр Казанда узган "Горький +" сәнгать фестивалендә катнашты. Театрның эчке ишегалдында "Элекке кешеләр" (режиссер - Илнур Гарифуллин) спектакле куелды, шулай ук режиссер лабораториясе кысаларында театр белгече Олег Лоевский кураторлыгы астында "Җиңел кеше" (режиссер - Радион Букаев) һәм "Минем университетларым" (режиссер - Тимур Кулов) эскизлары булдырылды. 

2023 елның 9 июнендә 14:00 сәгатьтә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы территориясендә «Россия космосының хатын-кызлары йөзе» баннер фотокүргәзмәсе ачылачак. «Роскосмос» дәүләт корпорациясе беренче тапкыр безнең Ватаныбызны космик киңлеккә очулары һәм орбиталь станцияләрдә фидакарь эшләре белән таныткан совет һәм Россия хатын-кызларына багышланган уникаль фотокүргәзмә тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2023 елда «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы игълан ителә.

7 июньдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә АКШ, Франция, Польша кебек илләрдә төрле елларда күргәзмәләр куйган төрек рәссамы Рәшит Алтун күргәзмәсе ачылачак. «Башта» күргәзмәсе Россиядә беренче шәхси экспозиция булачак.

6 июньдә бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көне билгеләп үтелә. Бу көн шулаһ ук Рус теле көне дә. Шул уңайдан Казанның "Мир" кинотеатры артында урнашкан Василий Аксенов скверында бәйрәм узачак.

10 июнь көнне 11.00 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында "Йөрәгем белән күрәм. Минем Якутия" дип аталган тифлоконцерт узачак.

Бүген 2023 елның 5 июнендә Горький урамындагы 10 йортта Федор Шаляпин һәм Максим Горькийга багышланган мемориаль композиция ачу тантанасы булып узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашты.

«Чир Чайаан на траве» XII Халыкара курчак театрлары экологик-этник фестивале Хакасия шәһәрләре һәм авылларында 3 июльдән 10 июльгә кадәр барачак. Фестиваль көннәрдә төбәк гаять зур иҗади мәйданчыкка әвереләчәк, чарада гадәти булмаган һәм уникаль Россия һәм чит ил артистлары чыгыш ясаячак.


4
июнь, 2023 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә.

2023 елның 4 июнендә 56 яшендә кинәт рәссам, график, дизайнер Шляпкин Андрей Борис улы вафат булды.


3
июнь, 2023 ел
шимбә

2 июньнән 4 июньгә кадәр Казанда «Горький+» сәнгать фестивале уза. Чара программасында 70тән артык мәдәни чара каралган: концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр, лекцияләр, театр лабораторияләре. "Горький+" фестиваленең арт-директоры - Россиянең халык артисты Евгений Миронов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International