ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2023 ел
җомга

12 июньдә «Татаркино» Россия көне уңаеннан саф һавада кино күрсәтү, патриотик шоу һәм концертлы бәйрәм оештыра. Бәйрәм программасы Зәйни Солтан аланында 19:30 сәгатьтә башлана. Һәркем өчен керү ирекле.


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Казанда Иран Ислам Республикасының генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты. Очрашуда шулай ук Иран Ислам Республикасының Казандагы консулы Молли Мәсуд катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Төркия дәүләт театрлары генераль директоры Мостафа Курт белән очрашты. Очрашу Казанда 5-11 июньдә уза торган XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале кысаларында узды.

Россия көнендә 12 июньдә Татарстан Республикасы Милли музеенда кунакларны төрле халык гореф-гадәтләре һәм иҗатлары - җырлар, биюләр, шулай ук уен-көлке белән таныштыручы чаралар планлаштырылган. 

2023 елның 13 июнендә 18:30 сәгатьтә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы ишегалдында «Казан» журналының беренче Җәйге кичәсе узачак. Саф һавада оештырылган концертта үзенең утыз еллыгын билгеләп үтүче әдәби-сәнгать һәм тарихи-публицистик журнал авторлары, геройлары һәм дуслары катнашачак.

Татар телен популярлаштыруга юнәлтелгән яңа проект - «Сүз байлыгы» - https://ayew.ru/syz

Фестиваль экваторына якынлаша. “Нәүрүз”нең һәр көне якты, төрле, кызыклы. Фестивальнең өченче көнендә Якутия, Чечня һәм чит илләрдән Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Казахстан театрлары спектакльләрен күрсәтте.

«Татаркино» мәдәният учреждениесе Мәскәүдә татар әдәбиятының классигы Әмирхан Еники әсәре буенча төшерелгән «823 нче чакрым» фильмын тәкъдир итте. Картинаны тәкъдир итүдә кинематографистларның Үзәк йорты сайтында 823нче тамашачы теркәлде, моны бик символик билге дип санарга мөмкин.

15 июльдән 23 июльгә кадәр Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Яңарыш» фонды белән берлектә «Яңарыш: Эпос заманча укылышта» фестивален оештыра. Фестиваль 2023 елның беренче грант конкурсы йомгаклары буенча Президент мәдәни инициативалар фондыннан ярдәм алды.

12 июнь 15 сәгатьтә Казан Кремленең «Кол Шәриф» мәчете каршындагы мәйданда «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре концерт куячак. Чара ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән узачак. Керү ирекле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International