ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 89 нчы сезоны да уңышлы гына тәмамланып килә. Әлеге ел театрыбыз өчен бик тә уңышлы булды: күпләп яңа премьералар куелды, матур-матур чаралар үткәрелде, яңа театр сөючеләр, даими тамашачыларыбыз пәйдә булды.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры киләсе 36 нчы сезонда тамашачыны «Ал җилкәннәр» премьерасы белән сөендерәчәк. Режиссеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. 30 нчы июнь 18:30 сәгатьтә булачак премьераның ачык репетициясенә чакырабыз.

Төбәк кинокомиссияләр конференциясе "Яңа вектор" төбәк киносы форумының төп вакыйгасы булды. Ул Калининградта һәм Светлогорск шәһәрләрендә 28 июньнән 1 июльгә кадәр Калининград өлкәсе Хөкүмәте һәм Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән уза. Форумда Татарстанны "Татаркино" мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим итәчәк.


28
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

3-9 июль көннәрендә Казан яшь тамашачы театры «Мәктәп тактасы янында театр» режиссерлар лабораториясен оештыра. Концепция берничә кешедән торган труппа белән мәктәп программасы әсәрләре буенча спектакльләр куюны күздә тота, аларны һәртөрле мәйданчыкта - мәктәптә, мәдәният йортларында һәм башка локацияләрдә күрсәтергә мөмкин. 


27
июнь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 29 июне 17:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы ишек алдында Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары “Күпкырлы Тукай” шигъри-хореографик перформансын куячаклар.

В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрында 232 нче театр сезоны нәтиҗәләрен ясадылар. Театрның сәнгать җитәкчесе - директоры, Россия һәм Татарстанның халык артисты Александр Славутский журналистларга узган сезон премьералары һәм яңа 233 нче театр сезонына булган планнары турында сөйләде.

232 нче театр сезоны 30 июньдә "Ревизор" спектакле белән ябылачак.

«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе артистлары Татарстан Республикасының «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлегенең «Беренчеләр форумы. Иҗат лабораториясе» җәйге форумы кунаклары булдылар.

29 июнь 18:00дә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты казанлыларны Себер татарларының бию үзенчәлекләре белән таныштырачак. Әлеге чара – Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының өченче дәресе.


26
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Әзербәйҗан провинциясе губернаторы Зәйн Әл Әбеддин Рәзәви Хоррам белән очрашты. Очрашуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 35 нче юбилей сезонына «татлы нокта» куйды. Театрның соңгы 5 елда нәрсә белән шөгыльләнгәнен күрсәтү, уңышларын һәм казанышларын барлау максатыннан «35-тән – 5» дип аталган өр-яңа тамаша иҗат ителгән иде (режиссеры Эльдар Гатауллин). Кич дәвамында без Татлы фабрика буйлап экскурсия кылдык, асылда театрның иң шәп премьераларын, фестивальләрдәге җиңүләрен, проектларын барладык һәм аның ни белән яшәгәнен күрдек.  

Театрның уңышлары, чынлап та, бик күп. Соңгы биш елны карасаң, «Кролик Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» премиясе алды (2018). Шул ук номинациядә «Хикмәт әкиятләре» спектакле «Тантана»лы булды (2020). «Хикмәт әкиятләре» шулай ук Назыйм Хикмәт исемендәге Дуслык бүләгенә лаек дип табылды, Грозныйда «Федерация» фестивалендә катнашты, Санкт-Петербургта узган «Арлекин» фестивалендә дирекциянең «Спектакльнең үзенчәлеге һәм сәнгати бөтенлеге өчен» махсус премиясе лауреаты булды. Спектакльдә Сукыр падишаһның кече улы һәм Кара Сәйфи образларын җанландырган артист Эльдар Гатауллин «Иң яхшы ир-ат» роле номинациясендә җиңү яулады (2021). «Хикмәт әкиятләре» «Алтын битлек» театраль премиясенең лонг-листына эләкте.

2021 нче елда «Мио, минем Мио» спектакле «Тантана» премиясендә балалар өчен иң яхшы спектакль дип танылды! Сергей Безруков җитәкчелегендә Мәскәүдә уза торган Халыкара балалар фестивалендә дә (БДФ) югары бәяләнде.

«Озын-озак балачак» спектале «Федерация» фестивалендә катнашты, «Алтын битлек» театраль премиясенең лонг-листына эләкте.

2022 нче елда «Тантана» премиясендә балалар өчен иң яхшы спектакль – кабат Кариев театрыныкы. Бу юлы «Камыр батыр» спектакле җиңде. Әлеге спектакль Халыкара балалар фестивалендә катнашырга сайлап алынды һәм узган ел Мәскәү тамашачысын сөендереп кайтты.

«Бәхетле көнем» спектакле Санкт-Петербург шәһәрендә узган «Волшебный фонарик» фестивалендә катнашты, Кариев театры артистлары «Иң яхшы актерлар ансамбле» буларак Дипломга лаек булды.

Әле шушы көннәрдә генә «Тимур һәм комета» спектакле Иркутскида «Байкал талисманы» халыкара фестивалендә катнашып, лауреат булып кайтты.

Кариев театры юбилей кичәсендә соңгы елларның уңышларын гына барлап калмады, үткән көннәрне дә искә алды. Төрле елларда сәхнәгә чыккан һәм тамашачы мәхәббәтен яулаган «Башмагым», «Гашыйк буласым килә», «Кичер мине, әнкәй», «Син киттең дә...», «Алмачуар», «Гашыйклар утравы», «Әйдә барыйк, кызлар карыйк», «Көзебезнең язы. Бер мәхәббәт тарихы», «Тискәрегә – авызлык» спектальләреннән өзекләр күрсәтелде.

Театрны юбилее һәм 35 нче сезонны ябуы белән котларга бик күп кунаклар килгән иде. Алар арасында – Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов, шулай ук башка театрлардан коллегалар бар иде. Театр хезмәткәрләренә һәм артистларына рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре тапшырылды. Өч артистка – Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова, Алсу Фәйзуллина Татарстанның атказанган артисты исеменә ия булды. Аларга бүләкне Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин тапшырды.

«Моннан 35 ел элек Казанда үз эше өчен янып йөргән Фәрит Хәбибуллин тырышлыгы белән татар яшьләр театр студиясе оеша. Соңрак дәүләт театры статусын ала, Габдулла Кариев исемен йөртә башлый. Барлыкка килгән көненнән башлап, Казан, Татарстан һәм бөтен Россия, хәтта күрше чит илләрнең тамашачысын балалар һәм олылар өчен куелган искиткеч спектакльләре белән сөендереп тора.

Биш ел элек без бу сәхнәдә театрның юбилеен – 30 еллыгын билгеләп үткән идек инде. Ул вакытта икеләтә бәйрәм булды, чөнки юбилей белән бергә яңа бинага күчүне дә котладык. Өметләр, теләкләр һәм хыяллар зурдан иде. Шунысы сөенечле: шушы биш елда ниятләгәннең күбесе тормышка ашты. Шулай ук яңа казанышлар һәм уңышлар да күп булды, бу – премьералар, фестивальләр, кызыклы проектлар һәм, әлбәттә, театр тормышы белән кызыксынып торган, үзләре дә актив катнашкан тамашачылар.

Сезгә яңа иҗади җиңүләр, казанышлар һәм уңышлар телибез! Сезнең театр-йортта һәрвакыт балалар көлүе яңгырап торсын, яңа тамашачылар килеп кушылсын, истә калырлык премьералар тусын!» – дип министрның һәм шәхсән үзенең котлау сүзләрен җиткерде Дамир Натфуллин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International