Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
“Туган якны өйрәнү тирәлеге”нең чираттагы утырышы Мөсәгыйть Хәбибуллинга багышланачак
2007 елның 11 декабре, сишәмбе
13 декабрь 14.00 сәгатьтә Милли музейның конференцияләр залында “Туган якны өйрәнү тирәлегенең” чираттагы утырышы М.Хәбибуллин туына 80 ел тулуга багышлана.
Мәктәпне бетергәннән соң, Мөсәгыйть Хәбибуллин Чиләбегә эшкә китә. Анда ул Магнитогорск комбинатында токар
ь
, Башкортстанның Октябр
ь
ск шәһәрендәге бурау конторасында оста булып эшли. 1953 елда ул кабат туган авылына кайта һәм каләмгә тотына.Аның беренче әсәрләре “Байрак” һәм “Маяк” район газеталарында басыла, соңрак ул аларда корреспондент булып та эшли. 1969 елда аның “Җиде юл чатында” дип исемләнгән беренче китабы басыла. Шуннан соң язучы Таджикстанга күчеп китә. Биредә ул мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта, шуның белән бергә Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында читтән торып белем ала. 1972 елда Мөсәгыйть Хәбибуллин кабат Казанга кайта. Бер – бер артлы яңа китаплар бастыра. Язучы үз хезмәтләре белән әдәбиятка яңа тема, яңа характерлар, яңа тормышчан проблемалар алып килә. Ул елларда аның хезмәтләрен замана сулышы дип атыйлар. Ул да булмый, Мөсәгыйть Хәбибуллин иҗатында яңа борылыш – язучы үз халкының үткәне хакында кызыксына башлый. “Кубратхан” (1985), «Илчегә үлем юк»,«Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Батый хан һәм Ләйлә» – болар Казан ханлыгы, Болгар дәүләте вакытында булган вакыйгалар һәм геройлар хакында бәян итүче әсәрләр. Мөсәгыйть Хәбибуллинны тарихи роман язу остасы дип юкка гына атамыйлар. Татар халкының тарихи – мәдәни мирасын торгызуга зур өлеш керткәне өчен, язучыга 1996 елда Кол Гали, 2003 елда “Кубратхан” романы өчен, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе тапшырылды. Инде өлкән булуына да карамастан, Мөсәгыйть агадан укучылар яңа әсәрләр көтеп кала.
Белешмәләр өчен телефон
: 292-32-18
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
23-26 апрель көннәрендә Татарстанда Милли кино көннәре акциясе узачак
«Татаркино» Алабугада (23 апрель, Иллюзион), Әлмәттә (24 апрель, «Алмет» үзәге), Чаллыда (25 апрель, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры) һәм Казанда (26 апрель, Камал театры) Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан анимацион, документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтәчәк, иҗади очрашулар һәм остаханәләр уздырачак.
20
апрель, 2026 ел
«Апуш» студиясендә Тукайга яңа караш
13 һәм 14 апрель көннәрендә Г.Камал театрының универсаль залында «Апуш» татар балалар театр студиясе бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышлап «Унөч» спектаклен тәкъдим итте.
16
апрель, 2026 ел
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Башкортстан шәһәрләрендә чыгыш ясаячак
16-23 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Башкортстан Республикасы шәһәрләрендә «Халкыбызның мирасы» концерт программасы белән чыгыш ясаячак.
15
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың Халыкара мәдәният көне уңаеннан котлавы
1935 елның 15 нче апрель көнендә 21 ил тарафыннан Рерих Пактына — мәдәни кыйммәтләрне саклау турында беренче халыкара рәсми килешүгә кул куела. Николай Константинович Рерихка бу документны булдыру фикере Россия шәһәрләре һәм Казан буйлап сәяхәт иткәннән соң килә. Шушы Пакт нигезенә салынган кагыйдәләр күпчелек халыкара килешүләр, шул исәптән ЮНЕСКО конвенциясе нигезенә салына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз