Алабугада XI “Кече шәһәрләр” яшь башкаручылар конкурсы уза

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Бүген Алабуга шәһәренең Ә.Бакиров исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбендә XI “Кече шәһәрләр” яшь башкаручылар һәм укытучылар конкурсы уза.

Әлеге бәйге ел саен балалар һәм укытучыларның башкару сәнгатен популярлаштыру, сәләтле балаларны ачыклау, Татарстанның кече шәһәрләрендә урнашкан балалар музыка мәктәбе һәм балалар сәнгать мәктәпләре арасында хезмәттәшлек һәм элемтәләрне ныгыту  максатында үткәрелә. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Мәдәният һәм сәнгать уку йортлары буенча республика методик үзәге” ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, Алабуга муниципаль районы Советы, Ә.Бакиров исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе оештыра.

Конкурс 1 турда фортепиано, кыллы уен кораллары, халык уен кораллары, халык уен кораллары ансамбле, вокал номинацияләре буенча үткәрелә.

Быел бәйгедә республиканың кече шәһәрләрендә яшәүче 300дән артык бала катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International