«Республикага һәм дөньяга мәхәббәт белән»

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

2017 нче елның 1 нче мартында Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка 60 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә «Республикага һәм дөньяга мәхәббәт белән» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.

Экспозициядә Президентның дәүләткүләм сәяси һәм икътисади эшчәнлеген чагылдыручы күпсанлы кызыклы материаллар урын алган. Рөстәм Миңнехановның Татарстан үсешенә зур өлеш кертүче җитәкче булуын, вакыйгалар үзәгендә кайнавын, аңа хас булган төгәллекне, заманчалык сыйфатларын сурәтләгән саллы документаль басмалар аеруча игътибарга лаек. Биредә шулай ук Рөстәм Миңнехановның әти-әнисе, гаилә тормышы, бала чагы һәм үсмер еллары үткән Саба төбәге турында бай мәгълүмат табарга мөмкин. Президентыбыз һәр өлкәдә башлап йөрүче, ул һәрвакыт халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүне беренче урынга куя, моның өчен ул икътисадның ныклы үсешен тәэмин итүдә инновацион технологиялар куллануны хуплый. Президент Рөстәм Миңнеханов – сәламәт яшәү рәвешен саклаучы, спорт сөюче җитәкче буларак та күпләргә үрнәк шәхес. Күргәзмәдә Илбашының шушы эш-гамәлләрен чагылдырган, аны төрле яктан ачкан, вакытлы матбугатта дөнья күргән күпсанлы мәкаләләр дә урнаштырылган.

Күргәзмә март уртасына кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International