Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы шәһәр халкы һәм кунакларга Пушкин чоры рухын тою өчен “Пушкин юллары буйлап” дигән күргәзмәгә чакыра. Анда А.С.Пушкинның “Михайловское” музей-тыюлыгында сакланган экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә 1 март көнне 14 сәгатьтә ачыла.
Экспозициядә XIX гасыр сәяхәтчесе тормышын чагылдырган юл тарихи-көнкүреш әйберләре тәкъдим ителә.