Алар - Россия даны

2017 елның 25 феврале, шимбә

1 һәм 2 мартта Алабугада VI “Аларның исемнәре Россия данын тәшкил иткән” дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм Казан федераль университетының Алабуга институты оештыра. Конференция ачылышы, ике секция эше, ябылыш һәм катнашучыларны бүләкләү институт бинасында узачак. Чара Республика сыйныфтан тыш эшләү үзәге теләктәшлегендә үтә.

Конференция тематик яктан 6 секциягә бүленгән. “Шишкин турында яратып” – рәссамның тууына 185 ел, “Медицина – ул тәҗрибә белән баетылган белемнәр” В.М.Бехтеревның тууына 160 ел, “Марина Цветаева киңлекләре: поэзия, проза, шәхес” М.И.Цветаваның тууына 125 ел тулуга багышлана. Тагын “Ватанган хезмәт итү үрнәге буларак Н.А.Дурова тормышы”, “Алабуга – шәһәр-музей”, “Ил тарихында минем гаиләм тарихы” дигән секцияләр дә каралган.

Фәнни-гамәли конференциядә катнашу өчен Татарстанның  36 торак пунктыннан 159 укучы гариза биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International