Иң яхшы кино сценарийларына бәйге игълан ителде

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

4-6 апрель көнне Казанда Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Кино вакыты” форумы узачак. Чараның төп гамәли секцияләренең берсе “Сценарийлар конкурсы” булачак. Ул ике этаптан торыр дип көтелә. Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 10 мартка кадәр тапшырып була. Сайлап алу комиссиясе 30 мартка кадәр кино сценарийлары ачык республика конкурсында катнашу өчен 10 эшне сайлап алачак.

Сценарийлар конкурсының сайлап алу комиссиясенә ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, сценарист, режиссер Юсуп Разыйков, сценарист, язучы Илья Рубинштейн, сценарист Денис Осокин керә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International