Зәйдә заманча кино залы ачылды

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Зәйнең “Космос” яшьләр үзәге базасында заманча кино залы ачылды.

Цифрлы җиһазлар 100 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдә кинотеатрларга ярдәм буенча конкурс нигезендә сатып алынган. Субсидияләр хисабына (5 млн сум) 3D форматында фильмнар күрсәтү өчен техника, ә Татарстан мәдәният министрлыгы бүлеп биргән акчаларга зал өчен кәнәфиләр алынган. Бинадагы кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, җылылык, канализация, вентиляция системалары республика бюджеты акчаларына яңартылган. Бинаның фасады һәм түбәсе җирле казна акчалары хисабына ремонтланган.

2016 елда биредә 795 киносеанс үткәрелгән, 4458 тамашачыга хезмәт күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International