Олег Аккуратов: “Минем өчен музыка – һава кебек”

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Бүген 18.00дә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан республикасы Филармония джаз-оркестры концерты була (дирижер - ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Василевский). Оркестр белән пианиночы Олег Аккуратов (Ростов-Дон) һәм җырчы Зоряна Фәрхетдинова чыгыш ясаячак.

Олег Аккуратов  - тумыштан сукыр. 27 яшендә генә булуга карамастан, ул музыка өлкәсендә гаҗәп казанышларга ирешкән. Ул Монсеррат Кабалье, Юрий Башмет, Игорь Бутман белән бергә чыгыш ясаган, ә Людмила Гурченко аңа үзенең беренче режиссерлык эшен багышлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International