Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тармак ветераннары, министрлыкның армия сафларында булган хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады. Бәйрәмгә килүчеләр арасында элеккеге мәдәният министрлары Марсель Таишев, Илдус Тарханов, министр урынбасарлары Ренат Харисов, Зөфәр Бохараев, Габбас Мөхәммәтшин, төрле елларда министрлыкта хезмәт куйган Рәшит Алтынбаев, Наил Низамиев, Владимир Николаев бар иде.
Айрат Сибагатуллин җыелучыларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары һәм укытучылары үзләренең чыгышлары белән сөендерде.