25 февраль көнне “Мир” кинотеатрында “Перфорация” проекты башлана. Бу тасмага язылган фильмнарны карау һәм кинога багышланган очрашулар булачак.
Проектның беренче картинасы соңыннан “Татаркино” ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе фондында сакланган “Банды Нью-Йорка” (режиссеры - Мартин Скорсез) булачак. Чарага махсус кунак итеп кино белгече Кирилл Разлогов чакырылган.
Кирилл Разлогов совет һәм Россия кино белгече, Мәскәү халыкара кинофестиваленең программа директоры, Россия Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гидьдиясе президенты, “Культура” каналындагы “Культ кино” программасын алып баручы. Ул сәнгать һәм кинематограф тарихы буенча 14 китап һәм 600ләп фәнни эш язган.
“Перфорация” проекты 2017 ел дәвамында очрашулар һәм фильм күрсәтүләр оештырачак.