Ибраһим Газиның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Бүген 17.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Газиның 110 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә була.

Чарада танылган язучылар - Равил Фәйзуллин, Мәдинә Маликова, әдәбият галимнәре - Фоат Галимуллин, Зөфәр Рәмиев әдип хакындагы истәлекләре белән уртаклашырга җыена. Искә алу кичәсенә Ибраһим Газиның туган ягы - Татарстанның Кама Тамагы районныннан якташлары да килер дип көтелә. Шулай ук кичә барышында беренче тапкыр язучының шәхси әйберләре дә күрсәтеләчәк. Кичәдә әдипнең «Онытылмас еллар» әсәре буенча төшерелгән телевизион спектакльдә уйнаган артистлар да чыгыш ясаячак. Ә Рөстәм Закиров, Газинур Фарукшин исә бәйрәмне җырлары белән бизәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International