ТР Милли музее чираттагы тапкыр “Моабит дәфтәрләре”н тәкъдим итте

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

ТР Милли музеенда − “Төп нөсхә көне”, һәм шул уңайдан, музейга килүче тамашачылар, һәр елдагыча, бары бүген – Муса Җәлилнең туган көнендә генә шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәләрен күрә алды.

Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” ТР Милли музеена моннан 50 ел элек, төгәлрәге, 1966 елның 16 мартында тапшырылган. Төрмәдән кайтарылган 2 дәфтәрдә барлыгы 93 шигырь урын алган, аларның 19ы кабатлап бирелгән.

Быел әлеге кадерле экспонатны халыкка күрсәтү хокукы Камал театры артисты, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Эмиль Талиповка бирелгән иде.

Бүгенге чара барышында “Россия хәрби-тарихи җәмгыять” Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының ТРдагы Төбәк бүлеге әгъзаларына таныклыклар да тапшырдылар. Аның сафларына кабул ителгәннәр арасында ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы Мәдәни мирас үзге директоры Илзирә Кузьмина, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов, ТР Милли музееның фәнни-тикшеренү эшләре буенча генераль директор урынбасары Светлана Измайлова бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International