Казанда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бүген Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулды. Шул уңайдан, аның Казандагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.

Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреатын искә алу чарасына Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, танылган язучылар һәм шагыйрьләр, артистлар, укучылар килгән иде. Чарада Ульяновск өлкәсеннән дә җирле Татар милли-мәдәни мохтәрияте вәкилләре, шулай ук укытучылардан торган зур делегация катнашты.

Бу тантана шагыйрьнең тууына 110 ел тулуга багышланган чараларны башлап җибәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International