Бүген Россиядә Сугышчы-интернационалист көне билгеләп үтелә. Моннан 28 ел элек нәкъ шушы көнне, 1989 нчы елның 15 февраленда, совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстан территориясеннән чыгарылды, шул рәвешле, илебезнең 14 меңнән артык яшь кешесенең гомерен өзгән сугышка нокта куелды. Татарстаннан кайнар ноктага 10 меңнән артык кеше киткән. 400 кеше һәлак булды. Шул исәптән, 34 казанлы.
Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Резеда Корчагина – төбәкара, милләтара хезмәттәшлек һәм күргәзмә эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесен котлады.
“Безнең белән Резеда Корчагина эшли, ул Әфганстанда хезмәт иткән, үзенең интернациональ бурычын үтәгән. Ул күпне күргән, әмма бу хакта берни дә сөйләми. Шуңа да карамастан, без анда ниләр булуын аңлыйбыз. Без сезне чын күңелдән котлыйбыз! Рәхмәт сезгә!”, - диде Айрат Сибагатуллин һәм аңа чәчәк бәйләме тапшырды.