Филармониядә Илһам Шакировның туган көненә багышланган концерт

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Иртәгә Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланган концерт була. Соңгы 15 елда Филармониянең какшамас традициясенә әверелгән әлеге чара төрле елларда оештырылды. Бөек җырчы үзе катнашкан концертлар да, залда тамашачы булып үз хөрмәтенә җырлы котлаулар кабул итеп узганнары да бар.

Илһам агага 82 яшь тулуга багышланган быелгы концертта «Мирас» инструменталь ансамбле, Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Георгий Ибушев, Рөстәм Маликов, Фердинанд Фәтхи, Резидә Галимова, Рөстәм Закиров, Нәфкатъ Нигъмәтуллин; Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Раяз Фасыйхов, Филюс Каһиров, Бәширә Насыйрова, Айгөл Хәйри, Вадим Захаров, Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Аршак Алтунян катнаша. Концертны Зәмирә Рәҗәпова- Куприянова алып бара.

Программада Илһам Шакиров репертуарында булган татар халык җырлары, татар композиторлары әсәрләре, инструменталь музыка яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International