Кичә Г.Камал театры сәхнәсендә Башкортстан Республикасының дәүләт академия Рус драма театры гастрольләре башланып китте. Коллективны Г.Камал театры коллективы исеменнән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин сәламләде.
Уфа рус театры Казанга соңгы тапкыр моннан унике ел элек килгән булган. Театрның сәнгать җитәкчесе урынбасары Елена Кондояниди Казан тамашачысын сәламләп, ешрак күрешү кирәклеге, үзләренең хәтта һәр премьераларын Казанга алып килеп күрсәтергә тырышу теләге турында әйтте.
Театрның Казан гастрольләре афишасында дүрт спектакль кертелгән.
Гастрольләр “Зәңгәр камея” мюзиклы белән ачылды. Сәхнәдә – Әби-патша, сарай интригалары һәм мәхәббәт.
Бүген уфалылар А.Коровкинның “Бизнес-класс палатасы” комедиясен тәкъдим итә.
Гастрольләр 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк.