Казанда Шаляпин көннәре башланды

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Бүген бөек җырчы Федор Шаляпинның  туган  көне. Бу уңайдан Казанда күп санлы чаралар үткәрү ниятләнгән. Тантаналар бүген иртән Богоявление чиркәвендә гыйбадәт белән башланып китте. Аннары җырчының һәйкәленә чәчәкләр салынды. Шулай ук “Тере монограмма” дип аталган флеш-моб та оештырылды. Аннары аны искә алырга җыелучылар Шаляпин исеме белән бәйле урыннар белән танышып, А.М.Горький исемендәге әдәби-мемориаль музейга яңа экспозиция карарга китте.

Шаляпин көннәре кысаларында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры чыгышы да каралган. Концерт барышында 2017 ел номинантына ел саен бирелә торган Шаляпин стипендиясен тапшыру да булачак. Быел Татарстан Мәдәният министрлыгы стипендиянең күләмен арттырган.

Иртәгә башкалада “Шаляпин укулары - 2017” башлана. Бөтенроссия конференциясе җырчы тууга 144 ел тулуга багышлана һәм «Великие имена в эпоху великих потрясений» дип исемләнгән. Утырышлар А.М.Горький исемендәге әдәби-мемориаль музее һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты мәйданчыкларында узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International