Татарстан Милли музеенда “Төп нөсхә” көне

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

15 февраль көнне бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, мәшһүр “Моабит дәфтәрләре”нең авторы Муса Җәлил тууга 111 ел тулу билгеләп үтелә. Ул ике югары дәүләт бүләген алган бердәнбер шагыйрь.

Татарстан Милли музееенда Муса Җәлилнең дистәләгән куллар, фронтлар һәм сугышны узып, туган илгә кайтып җиткән Моабит дәфтәрләре саклана. Алар музей фондларына 1966 елда эләккән һәм махсус сейфта, аерым шартларда саклана.

Нибары елга бер тапкыр, Төп нөсхә көнендә (15 февраль) әлеге дәфтәрләр халыкка күрсәтелә.

Моабит дәфтәрләрен алып чыгу хокукы Татарстанның танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләренә бирелә. Быел әлеге хокукка Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, 2015 елгы М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреты Эмиль Талипов лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International