6-10 февраль көнне Татарстан Мәдәният министрлыгында Бердәм укучылар билетын кертү белән бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышулар үтте. Анда дәүләт һәм муниципаль китапханәләр җитәкчеләре һәм белгечләре җыелган иде. ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгынан проектның координаторы, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәгенең электрон мәдәният башлыгы Фәрит Зәйниев Бердәм укучылар билетын кертү белән бәйле сорауларга җавап бирде.
2017 елдан республиканың дәүләт һәм муниципаль китапханәләре электрон эш формасына күчә. Укучыларга Бердәм укучы билетлары бирелә башлады, алар республиканың бөтен территориясендә гамәлдә булачак. Бу бердәм үрнәктәге пластик карта кебек билет, аңа шәхси штрих-код төшерелгән, ул мәгълүмати ресурслардан уңайлы файдалану мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Аның белән бергә укучыга “Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе”нең kitap.tatar.ru порталындагы шәхси кабинет һәм республиканың дәүләт һәм муниципаль китапханәләрендәге бушлай Wi-fi га логин һәм пароль бирелә.
Әлеге билетны кертү китапханә укучылары өчен яңа өстәмә хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеген бирәчәк.