13 февральдә «Ак Барс» яшьләр үзәгендә «Мы вместе – Без бергә» пациент-волонтерлар оешмасына ярдәм йөзеннән, «Тормыш моңы» дип аталган хәйрия концерты узачак. Барлык җыелган акчалар онкология авыруларыннан терелүчеләргә төрле иҗади терапия үткәрүгә, шул исәптән резонанслы җыр хорын булдыруга юнәлдереләчәк. Концертта Эдуард Трескин, Илүсә Хуҗина, Айрат Имашев, Артур Исламов, Эльза Заяри, «Прогульщики» төркеме һәм башкалар катнаша.
«Мы вместе – Без бергә» – бу онкология авыруларыннан терелүчеләр, аларның гаиләләре, дуслары, аларга теләктәш булучылар җәмгыяте.
Хәйрия концерты 4 февральдә бөтен дөньяда билгеләнеп үтүче Халыкара рак көне уңаеннан оештырыла. «Россиядә бу көн күбрәк ракка каршы көрәш көне буларак билгеле, әмма безнең онкоавырулардан терелүчеләр өчен яман шеш – көрәш түгел, ә ачык, төрле төсләргә бай тормышның бер өлеше , - дип сөйли "Мы вместе – Без бергә" оешмасы җитәкчесе Юлия Ивашкевич. – Сәнгатьнең чикләре юк, ул кешеләрне авыруга һәм сәламәткә, ярлыга һәм байга бүлми, ул берләштерә, көч бирә. Рок һәм опера – бу да бердәм иҗади мәйданның бер өлеше, ул бар кешегә дә аңлаешлы музыка белән сугарылган. Һәркемне әлеге хәйрия концертына, тормыш моңын тыңларга чакырабыз».