“Үткәнгә сәяхәт: Рафаэль Халитовның гаилә җыелмасыннан төрки мәдәният предметлары”

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

10 февраль көнне 15.00дә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда “Минем гаилә коллекциясе” проекты  кысаларында беренче күргәзмә ачыла.

“Минем гаиләм коллекциясе” казанлыларны һәм башкала кунакларын шәхси коллекционерларда сакланган борынгы әйберләр белән таныштырачак. Күргәзмәләр циклын Рафаэль Халитовның гаилә җыелмасы ача. Анда алар гаиләсендә сакланган борынгы тәңкәләр, кулъязмалар, милли кименәр, зәркән эшләнмәләре һәм тукымалар тәкъдим ителә. Тәкъдим ителгән экспонатлар – XVII-XX гасырларда Евразиядә гомер кичергән төрки халыклар этнографиясенең ачык үрнәкләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International