Казан Дәүләт зур концертлар залында балалар өчен музыкаль программа

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе
12 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында балалар өчен “Душа народных” дигән концерт уза. Балалар балалайка, думбра, шакылдавык һәм гөслә кебек уен кораллары тарихы белән таныша алачак. Программада татар һәм рус халык көйләре, классик әсәрләр һәм рус халык җырлары заманча эшкәртүдә, шулай ук Казан композиторы Эльмир Низамовның “Токката” әсәре, “Никколо Паганини” һәм “Два капитана” кинофильмнарындагы музыка яңгыраячак. Концерт “Музыка кораллары дөньясы” гаилә абонементы циклына керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International