Кичә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында тәнкыйтьче, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илтани Илалованың юбилей кичәсе узды.
Танылган театр белгече һәм педагогны 85 яшьлеге белән котларга Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстанның төрле театр җитәкчеләре һәм актерлары, хезмәттәшләре, дуслары, укучылары килгән иде.
Эльвира Камалова Илтани Илалованы котлап, Татарстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Казан дәүләт мәдәният университеты профессоры, сәнгать белеме кандидаты Илтани Илалова үзенең бөтен гомерен театр сәнгатен өйрәнү һәм популярлаштыруга багышлаган. Ул күп санлы басмалар, монографияләр һәм язмалар авторы. Үзенең хезмәт эшчәнлеге дәверендә ул ул татар һәм күпмилләтле Россия театрларының актуаль проблемалары буенча 500ләп мәкалә бастырган.