10-20 февраль көннәрендә «Продакшн студия Malcolm&Co» Казанда һәм Татарстанның Лаеш районы Тарлаш авылында кыска метражлы уен фильмын төшерә. Фильмның эш исеме – “Кровь на снегу”.
Иҗат төркеме составына яшь кинематографистлар кергән. Сценарий авторы, режиссер Әмир Сальянов һәм оператор Алексей Глушков - Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган.
Юл-патруль хезмәтендә эшләүчеләрнең батырлыгы һәм намусы турындагы фильм ТР ЮХИДИ идарәсе ярдәмендә һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы мәгълүмати булышлыгы белән төшерелә.
Фильмны төшерү фикер 2015 елда ук туган. Кино иганәчеләр акчасына эшләнә. Авторлар әлеге проектны быел тәмамларга ниятли. Аннары фильм төрле конкурс һәм фестивальләрдә тәкъдим ителә башлаячак.