Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Елена Лось бенефисы узачак. Концертта Рөстәм Әбәзев җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры катнаша. Программада - Моцарт, Шнитке, Капустин, Цфасманның фортепиано өчен концертлары.
Елена – Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Биш яшендә беренче тапкыр оркестр белән чыгыш ясаган. 7 яшендә үзенең беренче концертын уздырган, ул анда П.И. Чайковскийның “Балалар альбом”ын тулысынча уйнаган. Ул күп санлы Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты. La Primavera Казан камера оркестры солисткасы.
Концерт 18.30да башлана.