Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңарту фонды, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан федераль университеты һәм Яшел Үзән муниципаль районы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңарту фонды башкаручы директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин кул куйды.
Чара Крылосов йортында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Зөя утрау-шәһәрчегенә сәфәре кысаларында узды.
Килешүнең төп пункты сәүдәгәр Крылосов йортын Казан федераль университетына тапшыру булды. Аның территориясендә лабораториия һәм лекция, шулай ук конференцияләр залы урнашкан. Хәзер ул КФУның “Бөтендөнья мәдәни мирасы” мәгълүмат-белем бирү үзәге булачак. Биредә студентлар төрле экспонатларны өйрәнә, шулай ук кайбер үрнәкләрне реставрацияли ала.