Бүген Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры музей фондлары җитәкчесе Рәмзия Такташның туган көне – аңа 85 яшь тулды.
Рәмзия Такташ инде 50 елдан артык театрга хезмәт итә, аларның 25 елын ул театрның музей фондлары белән җитәкчелек итүгә багышлаган. Аның актив эшчәнлеге ярдәмендә теактрның музей фондлары системалаштырылган һәм тиешле тәртипкә китерелгән. Ул фотосурәт, афиша, буклет, тетар турындагы газета язмалары, слайдлар, плакатлар туплау буенча зур эшләр башкарылган.
Театрда эшләгән дәвердә Рәмзия Такташ шәһәрнең мәдәни тормышына һәм театр үсешенә зур өлеш керткән. Ул 14 ел дәвамында ул театрның баш режиссерының әдәби ярдәмчесе булып эшләгән. Аның сәнгать проблемаларына багышланган күп санлы мәкаләләре дөнья күргән.
М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры карамагындагы Опера сөючеләр клубын оештыруда да зур өлеш керткән.
1985 елдан башлап театрда фестиваль күргәзмәләре уза, алар Р.Такташ җитәкчелегендә оештырыла. Шаляпин һәм Нуриев исемендәге фестивальләр вакытында тамашачылартеатр костюмнары, тетар тарихы белән бйәле сирәк архив материалларын күрә ала.
Рәмзия Такташ күп еллык фидакарь хезмәте өчен “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” исеменә лаек булган.