Казан цирк мәктәбендә укучы Екатерина Юдина һәм Элина Зеленова Монте-Карлода узган “Яңа буын” халыкара фестиваленнән бронза медаль алып кайтты. Әлеге абруйлы конкурс дөньяның 16 иленнән 120дән артистны җыйган.
Казан кызлары фестивальнең иң яшь катнашучылары булган. Гадәттә әлеге конкурста 20 яшьтән өлкәнрәк профессиональ артистлар катнаша. Ә безнең кызларга 13 һәм 14 яшь.
Кызларның уңышында укытучылары - балетмейстер һәм сәхнәгә куючы Светлана Шәрәпова, Казан цирк мәктәбе җитәкчесе Илдар Игумновның да өлеше зур.
Сүз уңаенда, бу Казан цирк мәктәбе укучыларының “Яңа буын” халыкара цирк сәнгате фестивалендә бишенче тапкыр җиңүе.