Татар дәүләт филармониясе “Зур концерт”ка чакыра

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

7 февральдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Зур концерт» дип исемләнгән яңа проект тормышка ашырыла. Бу көнне Татарстан Республикасының Филармония джаз-оркестрына кушылып татар эстрадасы артистлары -  Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Галимова, Эльмир Низамов, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Гөлнара Тимерҗанова, Айгөл Бариева, Иркә, Эльза Заяри, Заринә Вильдановалар һ.б чыгыш ясый.

Проектның авторы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, дирижер –Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Василевский.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International