Казанда Татарстан Республикаксы “Яшь профессионаллар” 2017 (WorldSkillsRussia) чемпионаты җиңүчеләре мәгълүм булды.
Конкурсның “Фотосурәт”, “Зәркән эше”, “Тавыш режиссурасы” компетенцияләренә Татарстан Мәдәният министрлыгы кураторлык итә.
“Зәркән эше” компетенциясендә Казан халык сәнгать кәсепчелеге техникумы студентлары катнашты. Яшь белгечләр үз осталыкларын Казан ярминкәсендә күрсәтте. Биредә беренче урынны Фәннур Вәлиуллин алды. Таһир Якупов белән Алмаз Зайнетдинов икенче урыннарны бүлеште.
“Фотосурәтләр” компетенциясендә 6 яшь белгеч катнашты. Командага сайлап алу турында призлы урыннар алучылар кергән иде. Конкурста катнашучылар предметлы төшерү, портрет төшерү, фоторепортаж биремнәрен үтәде. Биредә беренче урынга Камилла Шамсетдинова лаек булды. Икенче урынны Рената Мирзиярова, өченче урынны Ольга Машина алды.
“Тавыш режиссурасы” компетенциясе төбәк чемпионатына беренче тапкыр кертелгән. Әлеге юнәлеш осталарын Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты базасында ачыкладылар. Медальләр өчен сайлап алу турларында җиңгән 8 кеше көч сынашты. Беренче урында – Альберт Терещенко, икенче урынны Давид Тамамян, ә өченче урынны Әскәр Минһаҗев алды.
Финалга чыгучыларның агымдагы елның май аенда Краснодарда узачак илкүләм эшче һөнәрләр чемпионатында катнашу өчен республика җыелмасы составына керү мөмкинлеге бар.