«Диләфрүз» Мәскәү татар халык театры" Милли китапханәдә очрашу үткәрде

2017 елның 3 феврале, җомга

«Диләфрүз» Мәскәү татар халык театры"  Милли китапханәдә очрашу үткәрде

Шулай ук биредә "Диләфрүз" исемле китапны тәкъдим итү дә булды.

«Театр кунакханәсе» үз тамашачыларын Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залына «Мәскәү татар халык театры «Диләфрүз» исемле китапны тәкъдим итү һәм әлеге театр артистлары белән очрашу кичәсенә җыйды.

Кичәне китапханәнең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге мөдире Фирдәвес Имамова тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Китапханәнең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев ТР Милли китапханәсе исеменнән Мәскәү кунакларын һәм тамашачыларны сәламләп, «Диләфрүз» театрының иҗат эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм очрашу истәлеге итеп театрга китаплар бүләк итте. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының мәшһүр артисты Әзһәр Шакиров үз чыгышында театрының иҗаты, аның җитәкчесенең шушы сәнгатькә хезмәт итүе турында сөйләде.  Китапның кереш сүз авторы, театр тәнкыйтьчесе Ильтани Илялова шулай ук театрның оешу тарихы һәм әлеге басма турында әйтеп узды. Республика Традицион мәдәниятын үстерү үзәгенең халык театрлары бүлеге җитәкчесе Гафур Каюмов, театрны 30 еллык юбилее уңаеннан котлап, бүләк тапшырды. Танылган драматург Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина үз чыгышында театр коллективына әтисенең әсәрләрен сәхнәгә куйган өчен рәхмәтле булуын әйтте.

 Әлеге театрга җан өрүче, аның алыштыргысыз җитәкчесе Диләфрүз Хәйруллина-Дежурова тамашачыларны театр тарихыннан кызыклы вакыйгалар белән таныштырды. Җырчылар Зиннур Аляутдинов, Хамисә Хөсәенова, Хөршид Хошоков тамашачыларга үз җырларын бүләк итте.

«Диләфрүз» театры өчен махсус «Сөембикә» исемле әсәр иҗат иткән  язучы Мәдинә Маликова да театр турындагы фикерләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International