Татарстан Милли музеенда "Мәскәү. 1957. Дуслык фестивале" фотокүргәзмәсе ачыла

2017 елның 3 феврале, җомга

6 февраль көнне 15.00дә Татарстан Республикасының Милли музеенда уникаль фотокүргәзмә катнаша.

1957 елда Мәскәүдә VI Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале узган. Ул фестиваль хәрәкәтенең бөтен дәверендә иң зур күләмле чара булган. Анда 131 илдән 34 мең кеше катнашкан. Форумның символын - Тынычлык күгәрченен танылган рәссам Пабло Пикссо ясаган.

Күргәзмәдә журналист һәм меценат, рәссам һәм мәдәният әһеле, «L'Illustré» газетасы репортеры һәм Швейцария делегациясе составында фестивальдә катнашкан Леонард Джанаддның уникаль фотосурәтләре тәкъдим ителәчәк. Экспозицияне Татарстаннан яшьләр бәйрәмендә катнашкан - К.В. Калимонова, Г.Х. Тагирова, В.Г. Никитиналар төшергән фотосурәтләр дә тулыландырачак. ТР Милли музееның бай фонды 50нче еллар яшәгән совет кешесенең рәсми һәм көндәлек тормышын күзалларга булышачак. Күргәзмәдә шәхси коллекцияләрдә сакланган әйберләр һәм 1947-1985 елларга кадәр узган Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә атап чыгарылган сувенир продукция дә тәкъдим ителә.

Күргәзмә быел очраклы гына оештырылмый. VI Бөтендөнья фестивале өчен юбилей елы саналган 2017 елда форум Россиягә әйләнеп кайта. XIX Бөтендөнья яшьләр      һәм студентлар фестивале 4-22 октябрьдә Мәскәүдә (делегацияләрнең тантаналы парады) һәм Сочида (фестиваль үзе) узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International