19 февральдән 22 сенә кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре уза. Казан тамашачысына һәм башкала кунакларына "Сигезле бию", "Качаклар", "Бистә фәрештәсе", "Кар астында кайнар чишмә", "Син кайда идең", "Шүрәле-шоу", "Кибет" спектакльләре һәм концерт-тамаша тәкъдим ителә.
Казан гастрольләре уңаеннан 6 февраль көнне 14.00 сәгатьтә Камал театры бинасында театр директоры Фәридә Исмәгыйлева, режиссер Ильяс Гәрәев һәм гастроль афишасында күрсәтелгән ике спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев катнашында матбугат конференциясе үтәчәк.