Татарстан Мәдәният министрлыгы Минзәлә театры артистлары Эльмира Гәрәева һәм Эльмира Әхмәтханова фаҗигале төстә һәлак булу сәбәпле кайгы уртаклаша

2017 елның 3 феврале, җомга

Бүген иртән Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры артистлары, Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Гәрәева һәм Эльмира Әхмәтханова юл һәләкәтендә һәлак булган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы аларның гаиләсе, туганнары, якыннары, шулай ук театр коллективының кайгысын уртаклаша.

Артисткалар белән хушлашу 4 февраль көнне булачак.

Эльмира Гәрәева 1975 елның 1 июлендә Минзәлә районы Бикбау авылында туган. Театрда 1995 елдан бирле эшләгән.

Эльмира Әхмәтханова 1972 елның 25 сентябрендә Актаныш районы Чишмәбаш авылында туган. Театрга 1992 елдан алып эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International