Комлы анимацияле музыкаль-әдәби фантазияләр

2017 елның 3 феврале, җомга

5 февраль көнне 12.00дә С.Сәйдәшев исемендәге концертлар залында “Комлы әкиятләр” абонементының икенче “Малахит тартма хәзинәләре” дигән концерты була.

“Малахит тартма хәзинәләре” программасы П.Бажов әсәрләре буенча төзелгән. Әкият дөньясына сәяхәтне нәфис сүз осталары һәм актерлар Алексей Калиничев, Асия Мостфина, Мария Михайлова думбра дуэты (җитәкчесе Гүзәл Мөхәммәтдинова), «Art-Quartet» ансамбле (җитәкчесе Надежда Зайнозовская), виолончелист Сергей Пономорев һәм гөсләче Эрдни Чавлинов оештырачак. Концертта рус халык җырлары эшкәртүдә, композиторлар Г.Шендерев, А.Цыганков, Е.Дербенко әсәрләре яңгыраячак.

Ләлә Явкинаның концерт өчен махсус әзерләнгән комлы фантазияләре тылсымлы әкият дөньясы атмосферасын тудырачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International