Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе “Бөтенроссия тыюлыклар дәресе” проектына кушылды. Китапханә хезмәткәрләре Бөтенроссия тыюлык утраулары дуслары флешмобына кушылды һәм “Түбән Кама” Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгы һәм милли паркын Россия тыюлык системасының 100 еллыгы белән котлады.
Китапханәдә “Тыюлыклы Татарстан” күргәзмәсе ачылды, анда сукырлар һәм күзләре начар күргән кешеләр өчен махсус форматлы китаплар тәкъдим ителгән. Басмалар “Татарстан бармак очларында. Сукырлар өчен тыюлыклар һәм парклар” проекты кысаларында нәшер ителгән. Проект Рус География җәмгыяте ярдәме белән 2015-2016 елларда тормышка ашырылган. Узган ел ахырында аны эшләүчеләр - Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе хезмәткәрләре “Мәгариф һәм мәгърифәт” номинациясендә премия алган иде.
Киләчәктә махсус дәресләр үткәреләчәк, алар барышында сукырлар Россиядә тыюлыклар эше һәм Татарстан Республикасында аеруча саклана торган территорияләр тарихы белән таныша алачак.