Кичә Казан Кремле музей-тыюлыгының “Хәзинә” милли галереясендә Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Григорий Эйдиновның күргәзмәсе ачылды.
Танылган рәссам, график һәм дизайнерны юбилее белән котларга ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмач, Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева, шулай ук күп санлы дуслары, хезмәттәшләре, укучылары килгән иде.
“Мин күп еллар дәвамында Григорий Эйдиновның иҗатын күзәтеп бардым. Минем өчен яраткан рәссамыма ни дәрәҗәдә танылган булуын әйтү – ул аның олы сәләтен, югары сәнгати зәвыгын һәм хезмәт сөючәнлеген күрсәтү”, - дип белдерде Эльвира Камалова.
Ул юбилярга сәламәтлек, яңа иҗади уңышлар теләде һәм Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды.
“Хәзинә” галереясенең берничә залында останың йөзгә якын эше тәкъдим ителгән. Алар арасында төп урынны Казан күренешләре сурәтләнгән картиналар алып тора. Моннан тыш, биредә рәссамның ил буенча сәяхәт иткәндә иҗат ителгән эшләре һәм этюдлары да урын алган. Аерым картиналар сериясе Төркиягә багышланган.