Казанда Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуров белән хушлаштылар

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры бинасында ТАССРның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуров белән хушлашу чарасы узды. Тинчурин театрында 40 елдан артык хезмәт куйган актер кичә, 1 февраль көнне 68нче яшендә вафат булды.

Мәтәм чарасына Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, театр җитәкчеләре, мәрхүмнең якыннары, хезмәттәшләре, күп санлы дуслары, аның иҗатына гашыйклар килгән иде.

Эльвира Камалова Мәдәният министрлыгы исеменнән актерның гаиләсенең, якыннарының кайгысын уртаклашты. “Тимергали Зиннуров хезмәттәшләре һәм дуслары арасында ихтирам казанган, яшь артистларның остазы, киңәшчесе булган актер иде, яшь буын өчен ул театр сәнгатенә хезмәт итүнең матур үрнәге булды”, - диде ул.  

К.Тинчурин исемендәге театр артисты, Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов, “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, Тинчурин театрының директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтовлар да хушлашу чарасында чыгыш ясап, артист турында хәтирәләре белән уртаклашты

Тимергали Зиннуров бүген үзенең туган ягы – Лаеш районы Пәрәү авылында җирләнәчәк.

Белешмә.Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуров 1949 елның 18 ноябрендә Лаеш районы Пәрәү авылында туа. 1967-1982 елларда Казан дәүләт курчак театрында эшли. 1982 елның көзендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына артист итеп эшкә чакырыла.

Тинчурин театрында 40 елга якын иҗат итү дәверендә ул М.Фәйзинең “Ак калфагы”нда Мирза, Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”ндә Максуд, В.Шекспирның “Гаугалы мәхәббәт”ендә Франциск, Т.Миңнуллинның "Без бит авыл малае”нда Иршат, И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” спектаклендә Әкбәр, А.Гыйләҗевнең “Ефәк баулы былбыл кош”ында Мияссәр, Н.Фәттахның "Итил суы ака торур”ында Алмыш хан, И.Грекованың “Тол хатыннар көймәсе”ндә Васыйл, М.Гыйләҗевнең “Бала баласы балдан татлы”сында Урманчы бабай, М. Кәримнең “Айгөл иле”ндә Җәгфәр Моратшин, Ш.Фәрхетдинов һәм Р.Заһидуллинның “Алтын көз”ендә карт, Н.Хисамовның “Йосыф – Зөләйха”сында Мәлик Рәййан һәм башка бер-берсенә охшамаган, тамашачылар күңелен яулаган образлар тудырды. Т.Зиннуровның тынгысыз хезмәте Татарстан Хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Театр өлкәсендәге казанышлары өчен аңа “ТАССРның атказанган артисты” (1981) һәм “Татарстан Республикасының халык артисты” (1993) дигән дәрәҗәле исемнәр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International