Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры Башкортстанга гастроль кыла

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

3-12 февраль көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашачы театры Башкортстан Республикасына гастрольләргә җыена.

Башта “Театр – Ватанны саклаучыларга” проекты кысаларында Алкино бистәсендә урнашкан 63494 номерлы хәрби частьтә хезмәт итүче Татарстан егетләренә һәм башка солдатларга, офицерларга “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) комедиясе күрсәтеләчәк.

Аннан соң кариевлыларның чыгышлары якын-тирә авылларда һәм районнарда дәвам итәчәк. Өлкәннәргә “Гашыйклар утравы” спектакле, ә балалар өчен “Керпе малае дуслар эзли” музыкаль әкияте тәкъдим ителә. 

4 февраль – Чишмә районы, Алкино бистәсе, хәрби часть

5 февраль – Чишмә районы, Сәфәр авылы

6 февраль – Чишмә авылы, Пионерлар йорты

Әмин авылы Мәдәният йорты 

7 февраль – Алкино авылы мәктәбе

Калмашбаш авылы Мәдәният йорты 

8 февраль – Чакмагыш район үзәге Мәдәният йорты 

Рәҗәп авылы Мәдәният йорты 

9 февраля – Митро-Әюп авылы Мәдәният йорты

10 февраль – Кушнаренко район Мәдәният йорты

11 февраль – Салават районы, Шәрип авылы

Иске Тукмаклы авылы

Кичке спектакльләр 19.00 сәгатьтә, ә балалар өчен тамашалар 10.00, 12.00 сәгатьләрдә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International